news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Ярославль «Локомотив»ына оттырды

Матчны карарга «Дакар-2021» ралли-марафонында җиңү яулаган «КАМАЗ-Мастер» спортчылары килгән иде.

«Ак Барс» хоккейчылары Ярославль «Локомотив»ына оттырды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» командасы Ярославль шәһәренең «Локомотив»ына каршы уенда җиңелде. Уен исәбе — 3:4.

Матчта тамашачылар арасында «Дакар-2021» ралли-марафонында җиңү яулаган «КАМАЗ-Мастер» спортчылары да бар иде.

Әлеге уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады, бозда капитан вазифаларын һөҗүмче Артём Лукоянов үтәде. «Локомотив» капитаны — 2018 елда Казан командасы составында Гагарин Кубогын откан Владимир Ткачёв.

Бүген бозга «Ак Барс» составында җәрәхәттән соң тернәкләнгән Александр Бурмистров һәм Альберт Яруллин чыкты.

Беренче период. Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Виктор Тихонов исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Икенче минутта Ярославль командасы һөҗүмчесе, Бөгелмә егете Артур Каюмов исәпне тигезләштерде (1:1). Җиденче минутта «Локомотив» уенчысы Артём Ильенко командасын алга чыгарды (1:2). Сигезенче минутта «Ак Барс» хоккейчысы Патрис Кормье алка кертте (2:2).

Өченче период. Унҗиденче минутта, Казан командасының күпчелеге вакытында, Найджел Доус гол кертте (3:2). Периодның соңгы минутында Владимир Ткачёв, элекке командасы капкасына алка кертеп, исәпне тагын тигезләштерде (3:3).

Өч периодтан соң өстәмә вакыт бирелде, тик анда да тигез исәп сакланды. Командалар буллит бәрде. Буллит бәрүләрдә өстенлекне «Локомотив» алды (3:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Бурмистров — Тихонов, Яруллин — Мёрфи;
  • Галиев — Галимов — Воронков, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко (Сафонов), Журавлёв.

 «Локомотив»

  • Паскуале (Коновалов);
  • Петерссон — Красковский — Аверин, Рәфиков — Марченко;
  • Каюмов — Ландер — Пулккинен, Охтамаа — Осипов;
  • Беляев — Ткачёв — Коршков, Черепанов — Малышев;
  • Ильенко — Алексеев — Коваленко (Тютнев), Мисюль.

«Ак Барс» киләсе уенын Екатеринбургта үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Автомобилист» командасы белән очрашачак. Матч 28 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100