news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кызы триатлон буенча Россия чемпионатында җиңүче булды

Светлана Соколова Италиядә узачак кышкы триатлон буенча дөнья чемпионатына сайлап алынды.

(Әлмәт, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 18 гыйнварда Петрозаводскида (Карелия Республикасы) кышкы триатлон буенча Россия чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт кызы Светлана Соколова хатын-кызлар арасында чемпион булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларда 18 төбәктән килгән сиксәннән артык спортчы катнашты.

Чемпионат кысаларында шәхси узыш та булды. Ул үз эченә йөгерү, велосипед һәм чаңгы узышын алды.

Ул шулай ук 6-10 февраль көннәрендә Италиядә узачак кышкы триатлон буенча дөнья чемпионатына сайлап алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100