news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлил Шәйхетдинов БДБ илләре уеннарына ни өчен Казан сайланганын аңлатты

Аның сүзләренчә, уеннар Татарстанның 100 еллыгына да багышлана.

Хәлил Шәйхетдинов БДБ илләре уеннарына ни өчен Казан сайланганын аңлатты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 20-27 августта Казанда Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннары узачак. Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ТР Министрлар Кабинетында брифингта ярышларны уздыру өчен Казан сайлану сәбәбен аңлатты.

"Без БДБ илләре уеннары уздыру хокукын яулау белән горурланабыз. Беренчедән, Җәйге Универсиада, Судагы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанны танытырга мөмкинлек биргәндер. Казанда бөтен спорт корылмалары әзер, өстәмә чыгымнар кирәкми. Казанны оештыру сәләте белән таныттык. Шуңа күрә бик теләп безгә тапшырдылар. Бу Татарстанның 100 еллыгына да багышлана", - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, бу уеннар Татарстанны тагы да таныту өчен әһәмиятле.

Хәлил Шәйхетдинов уеннарда Россия командасы составында Татарстан спортчылары да булачагын әйтте. "Кул көрәшендә, дзюдо, фехтованиедә Татарстан вәкилләре күп булыр дип ышанам", - диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100