news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Матыцин Татарстанның биш шәһәрендә футбол манежларын ачты

Спорт объектлары республика программасы кысаларында Әлмәттә, Бөгелмәдә, Зәйдә, Чистайда һәм Әгерҗедә төзелде.

Миңнеханов һәм Матыцин Татарстанның биш шәһәрендә футбол манежларын ачты
https://tatarstan.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин республиканың биш шәһәрендә футбол манежларын ачуда видеоэлемтә буенча катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Спорт объектлары республика программасы кысаларында Әлмәттә, Бөгелмәдә, Зәйдә, Чистайда һәм Әгерҗедә төзелде. Рөстәм Миңнеханов манежлар төзүнең сыйфатлылыгын һәм оперативлыкны билгеләп үтте һәм Татарстанда 11 меңнән артык спорт корылмасы эшләвен әйтте.

Һәр манежда 12 урынлык ике киенү-чишенү бүлмәсе, өч душ бүлмәсе, беренче медицина ярдәме кабинеты, тренер кабинеты, инвентарь, мини-футбол белән шөгыльләнү залы бар. Кырның күләме — 20×40 метр. Биредә бер сменада 24 кеше шөгыльләнә ала.

«Бездә футбол белән 50 меңгә якын кеше шөгыльләнә.  Мондый инфраструктура булганда бу сан икеләтә, өчләтә  артырга да мөмкин, мин моңа ышанам. Әлеге спорт объектлары футболны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәчәк», — дип өстәде Татарстан Президенты.

Россия Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин, үз чиратында, Татарстан һәрвакыт дәүләт белән бизнес арасындагы хезмәттәшлекнең уңай үрнәген күрсәтә, дип искәртте.

«Без бу үрнәкне башка төбәкләргә дә кулланырга тәкъдим итәбез. Хәзерге катлаулы заманда мондый хезмәттәшлек бик мөһим. Ул, беренче чиратта, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга, шулай ук спорт корылмаларының ачык булып, кешеләр файдалана алуга юнәлтелгән», — дип белдерде Олег Матыцин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100