news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызраньда яшәүче Алинә Фәйзуллина тхэквондо буенча Россия җыелмасы капитаны булды

Мәскәү өлкәсендәге «Парамоново» чана-бобслей комплексында WT тхэквондо буенча яшүсмерләр җыелма командасының илкүләм күнекмәләре төгәлләнде.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань спортчысы Алинә Фәйзуллина WT тхэквондо буенча РФ яшүсмерләр җыелма командасы капитаны итеп сайланды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты яза.

Мәскәү өлкәсендәге «Парамоново» чана-бобслей комплексында WT тхэквондо буенча РФ яшүсмерләр җыелма командасының күнекмәләре төгәлләнде.

Җыелма команда составында Сызраньның берьюлы ике вәкиле чыгыш ясый – җыелманың баш тренеры ярдәмчесе итеп Алинәнең тренеры Сергей Турутин билгеләнде.

Алинә Фәйзуллинага 16 яшь. Ул ике тапкыр Россия чемпионы (2019, 2020) һәм Европа беренчелеге җиңүчесе (2019), диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100