news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы белән очрашты

Парламент башлыгы Татарстан вәкиле Евгения Косецкаяны чираттагы титулы белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы белән очрашты
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы, Татарстан спортчысы Евгения Косецкая белән очрашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезне чын күңелдән котлыйм. Сез туган Татарстаныбызны һәм тулаем алганда Россияне данга күмәсез. Республикада бадминтонның актив рәвештә үсеш кичерүенә шатмын, сезнең өчен җан атачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин спортчыга.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Косецкая рәттән алтынчы мәртәбә бадминтон буенча Россия чемпионы булып танылды — турнир 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Гатчина шәһәрендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100