news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкидә тренер булып эшләүче атакай физкультура һәм спорт отличнигы исеменә лаек булды

Соңгы елларда Андрей Зиньков җитәкчелегендә шөгыльләнүче үсмерләр спортта казанышлары белән сөендерәләр.

Әлкидә тренер булып эшләүче атакай физкультура һәм спорт отличнигы исеменә лаек булды
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 20 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мәрдегалләмова). Әлки районында тренер булып эшләүче атакай Андрей Зиньковка «Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы» дигән исем бирелде. Ул бу исемгә ​​яшь спортчыларны әзерләүдәге уңышлары өчен лаек булды.

Соңгы елларда Андрей Зиньков җитәкчелегендә шөгыльләнүче үсмерләр спортта казанышлары белән сөендерәләр. Быел гына да ул өйрәткән алты каратист Татарстанның спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәделәр, ә дүрт яшь спортчыга беренче квалификация разряды бирелде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100