news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өйдә спорт белән шөгыльләнү өчен татар телендә кушымта барлыкка киләчәк

Кушымта булдыруда ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм Министрлар кабинеты эшләячәк

Татарстанда өйдә спорт белән шөгыльләнү өчен татар телендә кушымта барлыкка киләчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстанда өй шартларында спорт белән шөгыльләнү өчен татар телендә кушымта барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде.

«Бу цифрлаштыру формасы, өйдә күнекмәләр белән шөгыльләнү өчен мондый программалар күп. Без бит татар телен күбрәк популярлаштырырга телибез», - дип хәбәр итте Мингулов.

Шулай ук ул кушымта булдыруда кем эшләячәген аңлатты: «Кем башкарачак һәм бу ничек тормышка ашырылачак — бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Министрлар Кабинеты һәм Идел буе академиясе белән хәл итәчәкбез». 

news_right_1
news_right_2
news_bot