news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Covid-19 аркасында җанатарларның трибуналарга керүен чикләргә җыенмый

Хәзерге вакытта республиканың Спорт министрлыгы чикләүләр кертү һәм чараларны гамәлдән чыгару турында йөкләмәләр алмады.

Татарстан Covid-19 аркасында җанатарларның трибуналарга керүен чикләргә җыенмый
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Сovid-19 аркасында трибуналарга җанатарларның керүен чикләргә җыенмый. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде.

«Без республика оператив штабы белән эшлибез. Әлегә чараларны гамәлдән чыгару яки тамашачыларның профессиональ командалар матчларына керүен чикләү буенча нинди дә булса йөкләмәләр бирелмәде», - дип хәбәр итте ул.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Мәскәү өлкәсендә 7 ноябрьгә кадәр җанатарларның спорт матчларына йөрүләрен тыю гамәлдә булачагын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot