Көрәш бәйгесендә савымчыларны бүләкләделәр

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш турнирының ачылыш көне кабат тамашачы җыя алмады.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар тантаналы төстә ачылды. Быелгы бәйгенең төп үзенчәлекләренең берсе – турнирның рәсми ачылышын көннең икенче яртысына калдыру булгандыр. Шуңа да, беренче әйләнештә оттырган 150ләп көрәшче өчен, ачылырга да өлгермәгән турнир ярыш әләме эленгәнче үк төгәлләнгән дә иде инде.

«Ярышларның тантаналы ачылышы шушы вакытка калуы рәсми кунакларның эш графигы белән бәйле», – дип аңлатма бирде безгә Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифуллин.

Рәсми кунаклар димәктән, турнирның ачылышында 51 командадан килгән 305 көрәшчене, көрәш аксакаллары һәм, гомумән, милли спорт төренә битараф булмаган тамашачыларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин һәм башка рәсми кунаклар сәламләде.

...Соңгы елларда турнирда катнашучы көрәшчеләр санының 300дән дә аз булганы юк шикелле: 2015 елда – 331, узган турнирда 323 көрәшче катнашканы тарихка кереп калган. Быелгы турнирда бил алышырга иллеләп командадан 305 көрәшче килгән. Аерым алганда, 60 килограммда – 46, 70тә – 53, 80дә – 64, 90да – 42, авырлыклары төгәл бер центнер булганнар арасында – 34, 130 килограммда – 39, югары авырлыкта – 27 көрәшче җыелган.

Тамашачылар җыеп булмау гына күңелгә тия. Моны ярышларның беренче көне эш вакытына туры килү белән дә бәйләп аңлатучылар бар. Хаклык бар кебек. Ничек кенә булмасын, 22 нче мәртәбә уздырыла торган дәрәҗәле турнирның ачылыш көнен 3 меңләп кеше сыйдырышлы залда йөзләгән тамашачы гына күзәтә.

Ләкин биредә тамашачы үзгә инде. Ике көн дәвамында келәм көрәш аксакаллары, аларның балалары, оныклары, бил алышучыларның кәләше һәм тормыш иптәшләрен дә берләштерәчәгенә шикләнергә кирәкми. Әлегедәй турнирлар көрәш яратучылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә. Алар көрәшнең асылын белә. Шуңа күрә көрәш барышын бәяләп, кул чабулары һәм ризасызлык белдерүләре дә урынлы.

«Көндәшеңне оту, матур итеп җиңү яулау, ризасызлык калдырмаслык көрәш күрсәтер өчен, көндәшеңә караганда бер башка өстен булу кирәк. Шулай да кагыйдәләрне яңадан карап чыгарга вакыт җитте инде. Үзгәрешләрне, бергә җыелып, фикерләшеп кертергә кирәклеге бәхәссез", - диде безгә тамашачының ризасызлыгы турында сүз чыккач ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев.

Бәхәс юктан гына тумый, билгеле: чөнки командалар арасында җитди көндәшлек бара. Быел кубокка Зәй һәм Теләче командалары дәгъва кылырга охшаган. Моңа кадәр 21 тапкыр уздырылган әлеге турнирда Әлмәт – 6, Балтач – 4, Теләче – 4, Арча белән Кукмара – 2шәр, Актаныш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарының 1әр тапкыр җиңү яулаганы булган. Кубокның гамәлдәге хуҗалары – Теләче көрәшчеләре.

...Ярышларның ачылышын кабат телгә алу урынлы булыр. Монда татар көрәшендә ил күләмендә уңышларга ирешкән, бүген Яшел Үзән районы данын яклаучы көрәшчеләр – Илмир Камалиев белән Фирдүс Зәйнуллинга «Россиянең спорт остасы», берничә хөкемдарга «1 нче республика разрядлы хөкемдар» таныклыклары гына тапшырылып калмады, бәлки спортчы гаилә һәм савымчыларны да бүләкләделәр. Соңгылары - март аенда Новосибирскида узган 8 нче Бөтенроссия кышкы авыл уеннарында Татарстан данын яклап икенче-өченче урын алган Саба районы терлекчеләре, Кайбычтан спорт яраткан Григорьевлар гаиләсе икән.

Көрәш бәйгесендә савымчыларны бүләкләүдә берникадәр мантыйк та бар кебек үзе, чөнки турнирны авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә дә туры китереп уздыралар. Ә авыл хуҗалыгында һәр тармак бер-берсен тулыландыра кебек.

Көрәш сараенда бил алышулар бүген кичкә кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә ярымфинал һәм финалны тамаша кылып булачак. Призлы урын алучыларны 20, 15 һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.