news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары җиңде, уен бер минут тынлыктан башланды

Казан хоккей командасы һөҗүмчесе беренче алкасын кертте.

«Ак Барс» хоккейчылары җиңде, уен бер минут тынлыктан башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылар Подольск шәһәреннән килгән «Витязь» командасын 2:1 исәбенә җиңде.

Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Уен, бүген Пермьдә булган атышка бәйле, бер минут тынлыктан башланды.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бүген составта юк иде, аның вазифаларын Артём Лукоянов башкарды. «Витязь» капитаны да Казан җанатарларына таныш хоккейчы — Фёдор Малыхин. Ул 2014-2019 елларда «Ак Барс» өчен уйнады һәм аның составында Гагарин Кубогын отты.

Беренче период. Өченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артур Бровкин Континенталь хоккей лигасында үзенең беренче алкасын кертте (1:0). Унөченче минутта «Витязь» хоккейчысы Даниэль Одетт исәпне тигезләштерде (1:1). 

Икенче периодта ике команда капкасы каршында да голга китерерлек мизгелләр булды, әмма алка капкага кермәде.

Өченче периодның унтугызынчы минутында Кирилл Петров «Витязь» капкасына гол кертте (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Лукоянов — Бурмистров — Бровкин, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
  • Воронков — Сафонов — Булатов, Лямкин — Рукавишников;
  • Тарасов — Линдхольм — Петров (Квартальнов), Адамчук.

«Витязь»

  • Ежов (Клоберданец);
  • Оямяки — Аалтонен — Индрашис, Воронков — Антипин;
  • Яремчук — Одетт — Лещенко, Стеклов — Лямин;
  • Смолин — Попов — Малыхин, Мусин — Бородкин;
  • Гончаров — Нестеров — Ларичев, Епишин — Демидов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Владивосток шәһәренең «Адмирал» командасына каршы матч 24 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100