news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда яңа футбол мәйданчыгы ачтылар

Ачык спорт объекты автовокзалдан ерак түгел урнашкан.

Чистайда яңа футбол мәйданчыгы ачтылар
«Чистопольские известия»

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Чистайда автовокзалдан ерак түгел заманча футбол мәйданчыгы ачтылар. Ачык спорт объектын республика программасы буенча төзелгәннәр. Бу турыда «Чистопольские известия» газетасы яза.

Мәйданчыкны ачу чарасында район башлыгы Дмитрий Иванов, предприятие һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, төрле яшьтәге авыл кешеләре катнашты.

Радель һәм  Радмир Валиуллиннар футбол мәйдданчыгына әбиләре белән килгән. «Безгә бик ошады. Футбол уйнау — безнең хыялыбыз. Монда көн саен киләчәкбез», — диде алар.

Малайларның хыялы чынга ашачак. Балалар белән футбол буенча проефессиональ тренер шөгыльләнәчәк. Мәйданчык территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Малайлар яңа мәйданчыкта футбол уйнады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100