news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»лылар үз капкаларына гол кертте, әмма уенда җиңә алды

«Ак Барс» — «Сочи» уены 5:3 исәбе белән тәмамланды.

«Ак Барс»лылар үз капкаларына гол кертте, әмма уенда җиңә алды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын 5:3 исәбе белән җиңде.

«Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин өчен әлеге уен Континенталь Хоккей лигасында 300нчесе булды.

Нәкъ бер атна элек әлеге ике команда Сочида көч сынашты. Ул уен белән чагыштырганда, ике команданың да составлары үзгәреш кичергән. Беренче уенда «Сочи» капкасын легендар капкачы Владислав Третьякның оныгы Максим Третьяк саклаган булса, бу уенда әлеге вазифа швед капкачысы Юэль Лассинанттига бирелде. «Ак Барс» капкачысы да үзгәрде: капканы швед Адам Рейдеборн саклады.

Казан командасы һөҗүмчесе Михаил Глухов бу сезонда беренче матчында бозга чыкты. Ике атнадан артык «Ак Барс» уеннарында катнашмаган Виктор Тихонов бүген ике алка кертә алды.

Беренче период. Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Виктор Тихонов исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Икенче минутта Виктор Тихонов, икенче алкасын кертеп, дубль ясады. Ундүртенче минутта «Ак Барс» капкасына үз уенчысы Найджел Доус кәшәкәсеннән алка керде, гол «Сочи» һөҗүмчесе Герман Рубцов исәбенә язылды (2:1). ТНВ-Планета каналында хоккей уеннарын шәрехләүчеләр әйтүенчә, бүген Казанның футбол командасында да, хоккейныкында да уенчылар үз капкаларына гол кертте.

Берничә секунд үтүгә, Данис Зарипов бәрүеннән соң, Станислав Галиев гол кертте (3:1). Унсигезенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Түбән Кама егете Ансель Галимов «Сочи» өчен алка кертте (3:2). Период ахырына бер минут калганда, «Сочи» һөҗүмчесе Мальте Стрёмвалль исәпне тигезләштерде (3:3).

Өченче период. Унөченче минутта «Ак Барс» сакчысы Роман Рукавишников командасын алга чыгарды (4:3). Уен ахырына ярты минут калганда, Джастин Азеведо «Сочи» командасының буш капкасына гол кертте (5:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Азеведо — Петров, Яруллин — Викстранд;
  • Дыняк — Артём Галимов — Тихонов, Юдин — Лямкин;
  • Галиев — Бурмистров — Зарипов, Хенкель — Педан;
  • Глухов — Сафонов — Фисенко (Хованов), Рукавишников.

«Сочи»

  • Лассинантти (Третьяк);
  • Стрёмвалль − Юханссон — Нильссон, Рундблад − Александров;
  • Ансель Галимов − Точицкий — Шмелёв, Мироманов − Погоришный;
  • Михайлов — Рубцов — Апальков, Мищенко − Батыршин;
  • Огирчук − Кукштель − Колготин (Гәрәев), Седов.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 22 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100