2010 елда Бөтенроссия Универсиадасының янә Казанда узуы ихтимал

Ил күләмендә студентлар мохитендәге спорт ярышларын кышкы спорт төрләре буенча да уздыру планлаштырыла
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бөтенроссия Универсиадасы традицион төстә ике елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Ил күләмендә студентлар мохитендәге спорт ярышларын кышкы спорт төрләре буенча да уздыру планлаштырыла. Финанслау җитәрлек булган очракта, 2010 нчы елда Универсиада җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча оештырылырга тиеш. Бу хакта Бөтенроссия Универсиадасына нәтиҗәләр чыгарганда, Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин хәбәр итте.
Россия югары уку йортларының чираттагы Универсиадасын да Казан кабул итүе ихтимал. Олег Матыцин фикеренчә, бу 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы алдыннан генераль репитиция рәвешендә файдалы булачак.
Быел узган Бөтенроссия Универсиадасы финалының бюджеты 50 миллион сумны тәшкил иткән. Олег Матыцин ассызыклаганча, бу финанс чаралары бары тик 9 спорт төре буенча ярышлар оештыруга гына җиткән. Ул киләчәктә Бөтенроссия Универсиадасы программасын финанслау төгәлрәк булырга тиеш, дип саный. “Чираттагы Универсиада программасына бокс спорт төре дә керергә мөмкин, ни өчен дигәндә, ул студентлар мохитендә популярлык казана бара”, - ди Олег Матыцин.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә, зур залларда тамашачыларның аз булуы проблемасына тукталды. Ул Бөтенроссия Универсиадасы ярышларын оештыруда ярдәм күрсәткән республика яшьләр оешмаларына рәхмәтен җиткерде.