Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Раил Нургалиев федераль Сабан туенда абсолют батыр калды һәм машинага лаек булды
Ярышта Россиянең ун төбәгеннән алтмыштан артык спортчы катнашты
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Кичә 19 июнь көнне XXI Федераль Сабантуй кысаларында Нижневартовск шәһәренең «Арена» спорт комплексында милли көрәш буенча Бөтенроссия ярышында Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев абсолют батыр калды һәм төп бүләк — автомобиль иясе булды.
Келәмгә Россиянең ун төбәгеннән алтмыштан артык спортчы чыкты. Алар Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Омск, Оренбург, Самара, Төмән өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы — Югра, Пермь крае, Мәскәү шәһәреннән килгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спортчылар арасында көрәш буенча гамәлдәге өч чемпион да бар иде.
Чарада Нижневартовск шәһәре башлыгы вазифаларын башкаручы Дмитрий Кощенко, «Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов, Бөтенроссия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, Татарстанның Ханты-Манси автономияле округы — Юграда сәүдә-икътисади вәкиле Булат Бәдретдинов кунак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз