news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» Уралда җиңү яулады

Матчның герое грузин ярымсакчысы Хвич Кварацхелия булды, ул бик оста гол кертте.

«Рубин» Уралда  җиңү яулады
twitter.com/fcrk

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Соңгы тапкыр «Рубин» 14 мартта Тулада ил чемпионатында уйнады, анда казанлылар 1:0 исәбе белән җиңде. Бүгенге очрашуга кадәр «Рубин»га чемпионатта 8 матч уздырасы калды һәм Уралга казанлылар аутсайдер ролендә килде, алар премьер-лиганың 16 командасы арасында 14нче урында иде. 

Екатеринбургтагы уенны кунаклар әйдәп баручы сакчысы Олег Данченкодан башка башлады, ул җиңелчә имгәнү сәбәпле, уенга катнашуга гариза бирмәгән иде. Шулай ук һөҗүмче Денис Макаров дисквалификация аркасында читтә калды.

Әлбәттә, очыш алдыннан «Рубин» футболчылары, тренерлар һәм команда персоналы Covid-19 инфекциясенә тестлар тапшырды. Клубның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тестларның барлык нәтиҗәләре дә тискәре булган.

Уен үзе үк ураллыларның нык һәм массалы һөҗүмнәреннән башланды, нибары 35 секундтан соң ул почмак (угловой) эшләде. Нәтиҗәдә, старт бирелгәннән соң 80 секундтан туп кунаклар капкасына очты. Тик гол офсайд аркасында гамәлдән чыгарылды. Очрашуның җиденче минутында ураллылар барлык кагыйдәләр буенча гол кертте — 1:0 исәбе булды. 

 Каршы якка җавап тубын Хвич Кварацхелия кертте — 1: 1.

Икенче тайм инде инициативаны үз кулына алган «Рубин»ның күпләп һөҗүменнән башланды. Голны янә Кварацхелия ясады — 1: 2.

 Шулай итеп казанлылар чемпионатта нибары икенче тапкыр гына артык бер туп кертеп, җиңү яулады.

23 турдан соң «Рубин» активында 26 очко булды, турның калган матчларын исәпкә алмыйча, команда шунда ук 11нче урынга күтәрелде. Киләсе турда 27 июньдә казанлылар башкаланың «Локомотив» командасын кабул итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100