ТРда “Зөя” атарга өйрәнү урынында стендка ату буенча халыкара судьялар семинары ачыла

Семинарда Россиянең 38 судьясы катнаша

 (Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Югары Ослан районында “Зөя” атарга өйрәнү урынында стендка ату буенча халыкара судьялар семинары ачыла.

Универсиадага әзерлек кысаларында уза торган өч көнлек семинарны Халыкара ату федерациясе лекторы, стендка ату буенча техник комитет вәкиле Петрос Киритсис алып барачак.

Семинарда Россиянең 38 судьясы катнашыр, дип көтелә.

Семинар “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Ранко Тепачевич, ТР Стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин һәм Бөтенроссия судьялар коллегиясе рәисе Альберт Бәдртдинов катнашында ачыла, дип хәбәр итә ТР Стендка ату федерациясе пресс-атташесы Ольга Камардина.