Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда автомобиль ярышында 30 пилот катнашты
Стартларны автомобильнең класслары буенча бүлеп, алгы, арткы һәм тулы приводлы булуына карап бирделәр.
(Азнакай, 20 март, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Шәһәрнең аэродром мәйданчыгында иртәдән машиналарның көчле мотор тавышы яңгырап торды. Быелгы кышкы автослалом ярышларында катнашу өчен Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама. Бөгелмә һәм Чаллыдан 30дан артык кеше килгән иде.
Стартларны автомобильнең класслары буенча бүлеп, алгы, арткы һәм тулы приводлы булуына карап бирделәр. Озынлыгы 2500 метр булган трассаны узганда батып калучылар да, бәрелүләр дә күп булды.
Гадәттәгечә, быел да катнашучылар гына түгел, алар өчен җан атарга, ярышларны карарга килүчеләр дә күп иде.
Фестивальне оештыручыларның берсе — «Парус» балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге.
«Безнең максатыбыз — яшьләргә патриотик тәрбия бирү, спортның бу төрен үстерү. Ярышларда старт ике машина өчен бирелә. Аларның берсе эчке боҗрадан китсә, икенчесе тышкысыннан бара. Шуңа монда аларның очрашып, бәрелешү куркынычы юк», — ди үзәк җитәкчесе Мирсәлим Гатауллин.
Азнакайдан Фәнис Нуретдинов инде олы яшьтә булса да, мондый ярышларны калдырмый икән. Бүген дә үзенең «Нива»сын иярләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз