news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш егете Нургали Миңнеханов исемендәге теннис турнирында чемпион калды

Марат Солтанов Казан теннисчысы белән финалда Мәскәүдән килгән уенчыларны парлы беренчелектә отуга иреште.

Актаныш егете Нургали Миңнеханов исемендәге теннис турнирында чемпион калды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 20 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). 18-20 март көннәрендә Сабада РСФСРның һәм Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышы узды. Турнирда Актаныш егете, теннис буенча күптөрле бәйгеләр җиңүчесе Марат Солтанов катнашты.

Марат кулдашы, Казан теннисчысы белән финалда Мәскәүдән килгән уенчыларны парлы беренчелектә отуга иреште. Шулай итеп, ул мәртәбәле турнир чемпионы исемен яулады. 

Спортчыларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов hәм Россия президенты ярдәмчесе, Россиянең өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе Игорь Левитин котлады.


news_right_1
news_right_2
news_bot