news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чита татар җәмгыяте вәкиле Ринат Абдулагапов чаңгы буенча төбәк ярышларында җиңде

Ринат Абдулагапов, Чита шәһәре татар җәмгыятен тәкъдим итеп, спорт ярышларында актив катнаша.

Чита татар җәмгыяте вәкиле Ринат Абдулагапов чаңгы буенча төбәк ярышларында җиңде
tatar-congress.org

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 2020 елның мартында Ринат Абдулагапов «Чаңгы ярыммарафоны-2020» төбәк ярышларында 15 километрлы дистанцияне 47 минут 12 секунд эчендә узып, 50-59 яшьлек ир-атлар арасында беренче урынны яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спорт чарасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.

«Ринат Абдулагапов, Чита шәһәре татар җәмгыятен тәкъдим итеп, спортның күп кенә төрләрендә актив катнаша. 2019 елда ул Байкал арты халыкларының җәйге спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаган спортчыларның берсе булды. Ринат Абдулагапов әлеге ярышларда „Батыр“ командасын лаеклы төстә тәкъдим итте», дип яза Таһир Әгъләмов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100