Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара футбол стадионын 2017 ел ахырына төзеп бетерәләр
Объектта әзерлек эшләре узган елның җәендә үк башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Самара, 20 март, «Татар-информ», Камил Әсадуллин). Самарада төзелә торган футбол стадионын 2017 елның 15 декабрендә тапшыру планлаштырыла. Хәзер объектта эшләр графиктан алда бара. Бу хакта журналистларга объектка матбугат туры кысаларында “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Равил Хөснетдинов сөйләде.
“Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе” ҖЧҖ 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән стадионның генераль подрядчысы итеп сайланган. Искәртеп узабыз, элек бу берләшмә Универсиаданың күп кенә объектлары, шулай ук Kazan-Arena стадионы төзелешендә катнашты. Яңа төзелә торган стадионның Kazan-Arena стадионыннан төп аермасы катлаулы формадагы нигез плитәсе кулланылуда, ә Казан стадионында - субай нигезе. Бу очракта төзелеш өчен катлаулы ландшафт булу белән аңлатыла.
Объектта әзерлек эшләре узган елның җәендә үк башланды.
Хәзер объектта 49 берәмлек техника, 3 автокран, 9 башня краны һәм 700 дән артык эшче мәшгуль, аларның дүрттән бер өлеше – Татарстаннан, дип белдерде “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе” баш инженеры Рәмзил Ильданов. Төзелештә эш арткан вакытта 3 мең кеше эшләячәк.
Равил Хөснетдинов билгеләп узганча, стадион төзелешендә Россиядә җитештерелгән материаллар кулланыла. “Башта ук чит илдән кайтарылган кыйммәтле материаллар урынына, үзебездә җитештерелгәнне куллану турында сөйләшенде”, - диде ул.
Нигез плитәсен бетонлаганнан соң металл корылмаларны монтажлау эшләре башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз