news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Олимпиада финалында хоккей буенча Финляндия җыелма командасына оттырды

Нәтиҗәдә, Жамнов командасы көмеш медальгә лаек булды.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Россия җыелма командасы Пекинда узучы Олимпиада хоккей турниры финалында Финляндия хоккейчыларына оттырды. Нәтиҗәдә, Жамнов командасы көмеш медальгә лаек булды.

Беренче периодта Григоренко Россия җыелмасын алга чыгарды – 1:0. Беренче звенодагы Россия форварды өчен бу турнирда тәүге алка булды.

Икенче периодта финнар Покки ярдәме белән исәпне тигезләде. Хәлиткеч голны Скандинавия хоккейчылары соңгы периодның беренче минутында кертте. Нәтиҗәдә, уен Финляндия файдасына 2:1 исәбенә төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot