news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зариповсыз "Ак Барс" җиңелде

«Ак Барс» Мәскәүдә 6:3 исәбе белән җиңелде.

Данис Зариповсыз "Ак Барс" җиңелде
азхив/Михаил Захаров

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүдә «Спартак» командасына каршы уйнады. Казан хоккейчылары 6:3 исәбе белән оттырды.

Бүген сакчы Альберт Яруллин бозга «Ак Барс» капитаны буларак чыкты. Команда капитаны Данис Зарипов, шулай ук гадәттә беренче бишлектә бозга чыгучы Джастин Азеведо, Патрис Кормье һәм Кирилл Петров әлеге уенда катнашмады. Беренче бишлеккә башка уеннарда дүртенче бишлектә чыгучылар эләкте.

Шулай ук әлеге матчта абыйлы-энеле Түбән Кама егетләре Галимовларга бер-берсенә каршы уйнарга туры килде. «Ак Барс» һөҗүмчесе Эмиль Галимов һәм «Спартак»тагы абыйсы Ансель Галимов бозга көндәш командалар составында чыктылар.

Беренче период. Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев алка кертте, гол видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (0:1).

Икенче период. Беренче минутта «Спартак» һөҗүмчесе Александр Хохлачёв алка кертте (1:1). Бер минут үтүгә, «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Галузин гол кертте (1:2). Бишенче минутта, «Спартак» күпчелектә уйнаганда, Артём Фёдоров янәдән исәпне тигезләштерде (2:2). Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Виктор Тихонов алка кертте (2:3).

Унтугызынчы минутта «Ак Барс» азчылыкта тагын керттерде, гол авторы — Ансель Галимов. Әлеге гол да видеокабатлаудан соң гына саналды (3:3).

Өченче период. Дүртенче минутта «Спартак» һөҗүмчесе Каспарс Даугавиньш гол кертте (4:3). Бер минут та үтмәде, Мартиньш Карсумс та алка кертеп куйды (5:3). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: Адам Рейдеборн урынына Тимур Билалов чыкты. Җиденче минутта Ансель Галимов, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (6:3).

Командалар составы:

«Спартак»:

Гудачек (Хомченко);

Хохлачёв — Малыхин — Фёдоров, Виклунд — Херсли;

Никонцев — Юньков — Даугавиньш, Рылов — Вишневский;

Галимов — Аркалов — Карсумс, Гончаров — Тришин;

Цыплаков — Столяров — Злобин, Мусин — Никишин.

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Дыняк — Галузин — Санников, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Фрэттин, Лямкин — Рукавишников;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Фисенко — Тихонов — Ли (Сафонов), Аверин.

23 февраль көнне «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Минск шәһәренең «Динамо» командасын кабул итәчәк. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100