news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бондарчукның «КАМАЗ-мастер» турындагы сериалы Республика көнендә экраннарга чыгачак

Сериал Чаллыда, Әстерханда, Казанда һәм «Ефәк юл» ралли-рейды вакытында узачак.

Бондарчукның «КАМАЗ-мастер» турындагы сериалы Республика көнендә экраннарга чыгачак
Эльвира Мухаметдинова

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россиянең «КАМАЗ-мастер» командасы турындагы сериалның беренче өлеше 2020 елның 30 августында — Республика көнендә телеэкраннарга чыгачак. Бу хакта команда җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин хәбәр итте.

«Фильм команда, КАМАЗ, республика турында булачак, анда Казанның матурлыгын күрсәтәчәкләр. Фильм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, аларны техник һөнәрләргә, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен төшерелгән. Беренче өлеше 30 августта күрсәтеләчәк», — диде Чагин республика парламенты утырышында.

Команда җитәкчесе сүзләренчә, сериал партнерлары — НТВ телеканалы һәм «Татнефть» компаниясе. «Хәзер сериалны актив төшерәләр, ул 4 этапка бүленгән. Беренчесе гыйнварда Чаллыда узды, икенчесе Әстерханда булачак, өченчесе Казанда, ә дүртенчесе — „Ефәк юл“ ралли-рейды уздырганда», — дип аңлатты Чагин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, сериалның сюжеты уйлап чыгарылган, әмма команданың тормышыннан алынган тарихлар да бар. Ул экипажда буыннар алмашынуы турында сөйли, күпьеллык җиңүләрдән соң яңа һәм өлкән узышчыларга сәләтле коллектив төзергә туры киләчәк, диделәр сериал төшерүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100