news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова фигуралы шуу йолдызлары турнирында команда капитаны була

Ярышта тамашачылар да була һәм туры эфирда трансляцияләнә, ә турнирның приз фонды 10 миллион сум тәшкил итә.

Алинә Заһитова фигуралы шуу йолдызлары турнирында команда капитаны була
Абдул Фархан

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә 5-7 февральдә Россия фигуралы шуу буенча барлык йолдызлар катнашында команда турниры була. «Мегаспорт» спорт сарае бозына фигуралы шуу буенча ике команда чыга. Алар Беренче канал кубогы өчен ярыша.

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алина Заһитова һәм 2018 елгы Олимпиаданың ике тапкыр көмеш призеры Евгения Медведева ике команданың капитаны була. Бу турыда Россия Тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар тамашачылар катнашында уза һәм туры эфирда трансляцияләнә. Катнашучылар кыска һәм ирекле программада ир-атлар һәм хатын-кызлар ялгыз шууда, парлы шууда һәм бозда биюләрдә чыгыш ясый. Иң яхшы команда балларның гомуми суммасы буенча билгеләнә. Турнирның приз фонды 10 миллион сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot