news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Кыш Бабай призына йөзү ярышларында 15 комплект медаль уйнатылды

Чарада 2007-2014 елларда туган спортчылар катнашты.

(Әлмәт, 19 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәренең 25нче урта мәктәп бассейнында Кыш Бабай призына йөзү буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар узды. Балалар 100 метр дистанциягә комплекслы йөзү буенча ярыштылар.

Беренчелек өчен көрәштә алар үзләренең бик яхшы әзерлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтте.

15 комплект медаль уйнатылды, ә барлык балаларны яхшы нәтиҗәләр һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән аларның тренерлары котлады һәм Кыш Бабайдан бүләкләр тапшырды.

Ярышларда тренерлар Светлана Вәлиәхмәтова, Надежда Ожегина һәм Ксения Смирнова һәм аларның шәкертләре катнашты.

Оештыручылар «Промгидравлика» фәнни-җитештерү үзәге директоры Ришат Ганиевка рәхмәт белдерә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100