^Россиянең җыелма командасы Дакарга юлны Чыпчык тавыннан башлаячак

^Россиянең җыелма командасы Дакарга юлны Чыпчык тавыннан башлаячак

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Мәскәүдә Чыпчык тавында Россия җыелма командасын тантаналы рәвештә «Дакар-2006» марафон ралли-рейдына озаталар. Безнең ил беренче тапкыр «Дакар»да бердәм җыелма команда булып катнаша, анда Владимир Чагин, Фирдәүс Кәбиров һәм Сергей Решетников «КАМАЗ»ларыннан тыш, Алексей Васильев, Борис Букатов һәм Алексей Беркутның «Мицубиси» җиңел машина пилотлары да кергән. Безнең җиңел машина пилотлары «Мицубиси» һәм «Фольксваген» завод экипажлары белән ярыша алмаса да, Татарстанның йөк машиналары ралли-рейд фаворитлары булып санала. Быел «КАМАЗ»лар иң дәрәҗәле марафонда алтынчы җиңү өчен көрәшәчәк, ә безнең ралличыларның көндәше «DAF» һәм «Mercedes» йөк машиналары булачак.

28нче «Дакар» Португалия башкаласы Лиссабонда башланачак. 9043 км ераклыктагы ралли маршруты Марокко, Көнбатыш Сахара, Мавритания, Мали, Гвинея аша үтәчәк һәм ярыш 15 гыйнварда Сенегал башкаласы Дакарда Ал күл тирәсендәге этап белән тәмамланачак.

Быел оештыручылар «Дакар-2005»тәге күңелсез хәл кабатланмасын өчен катнашучыларның куркынычсызлыгына зур игътибар биргән. Узган елгы «Дакар»дагы һәлакәт нәтиҗәсендә раллида «КАМАЗ» узышчысы Илгизәр Мәрдиев катнашмаячак, аның урынын Сергей Решетников алачак.