news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Дакар» раллиына китәчәк «КАМАЗ-мастер» техникасын сынап караячак

Марафон 2021 елның 3 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Миңнеханов «Дакар» раллиына китәчәк «КАМАЗ-мастер» техникасын сынап караячак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2021» раллиына китәчәк «Камаз-мастер» командасы белән очрашачак һәм аларның техникасын тикшерәчәк. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Нургалиевич раллига китәргә әзерләнгән техниканы караячак. Традиция буенча ул техниканы үзе тикшерә. Сынап карарга да мөмкин, соңыннан ул команда белән очрашачак һәм киләчәк планнары турында фикер алышачаклар», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, 1-2 декабрьдә Марсельдә (Франция) беренчел техник тикшерүләр булачак һәм узышларда катнашачак техниканы Гарәп ярымутравына җибәрү өчен паромга төячәкләр.

43нче «Дакар» 2021 елның 3 гыйнварында башланачак, финиш 15 гыйнварга планлаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100