news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»—«Торпедо» уенында унике гол, хет-трик булды, буш капкага ике алка керде

«Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын җиңде.

«Ак Барс»—«Торпедо» уенында унике гол, хет-трик булды, буш капкага ике алка керде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо»сы белән көч сынашты. Уен 7:5 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.

Әлеге матч «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов өчен Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында 600нчесе булды.

Беренче период. Өченче минутта «Торпедо» һөҗүмчесе исәпне ачты (0:1). Унынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Виктор Тихонов исәпне тигезләштерде (1:1). Унтугызынчы минутта Виктор Тихонов икенче алкасын кертте (2:1).

Икенче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (3:1). Унынчы минутта «Торпедо» капитаны Антон Шенфельд алка кертте (3:2). Уникенче минутта, Данис Зариповның бәрүеннән соң, Дмитрий Воронков «Торпедо» капкасына дүртенче алканы кертте (4:2).

Өченче период. Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Торпедо» һөҗүмчесе Джордан Шварц гол кертте (4:3). Унөченче минутта исәп яңадан тигезләште, алканы Иван Чехович кертте (4:4). Уналтынчы минутта сакчы Дмитрий Юдин «Ак Барс»ны бер алкага алга чыгара алды (5:4). Унсигезенче минутта «Торпедо» хоккейчылары алка кертте, тик видеокабатлаудан соң гол исәпләнмәде.

Период ахырына ике минут калганда, «Торпедо» командасы капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырды, һәм Виктор Тихонов буш капкага алка кертте, бу «Ак Барс» һөҗүмчесе өчен хет-трик булды (6:4). Периодның соңгы минутында «Торпедо»да уйнаучы Казан хоккей мәктәбе шәкерте Зият Пайгин гол кертте (6:5). Уен ахырына 28 секунд калганда, Никита Лямкин «Торпедо»ның буш капкасына тагын бер алка кертте (7:5).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Мифтахов);
  • Галиев — Азеведо — Петров, Юдин — Лямкин;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Педан — Рукавишников;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Журавлёв — Хенкель;
  • Зарипов — Сафонов — Воронков (Кормье), Лучевников.

 «Торпедо»

  • Серебряков (Тихомиров);
  • Чехович − Миле — Җафаров, Уайдмэн − Пайгин;
  • Шенфельд − Клус − Дер-Аргучинцев, Марин − Орлов;
  • Шварц − Белевич — Гончарук, Аляев − Остин;
  • Ураков − Ильин — Перескоков, Ручкин.

«Ак Барс» киләсе уенын Мытищи шәһәрендә үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасына каршы уйнаячак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100