news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» — «Динамо»: 9 гол, җанатар йөзенә эләккән алка һәм овертайм

«Ак Барс» — «Динамо» исәбе — 4:5.

«Ак Барс» — «Динамо»: 9 гол, җанатар йөзенә эләккән алка һәм овертайм
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына 4:5 исәбе белән җиңелде.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 2018 елда «Ак Барс» составында Гагарин кубогын откан Станислав Галиев һәм Роб Клинкхаммер хәзер «Динамо» өчен уйный. Андрей Педан белән Михаил Фисенко да «Ак Барс»та берничә сезон үткәрде. Бүген аларга Казан командасына каршы уйнарга туры килде. «Татнефть Арена» трибуналары элекке хоккейчыларын да кул чабып каршы алды.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Тарасов — «Динамо» хоккей мәктәбе шәкерте һәм 2015-2021 елларда «Динамо» өчен уйнаган хоккейчы. Дмитрий Кагарлицкий да әлеге Мәскәү командасы уенчысы иде.

Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк исәпне ачты (1:0). Бер минут та үтмәде, Кирилл Петров Мәскәү командасы капкасына икенче алканы кертте (2:0). Әлеге голдан соң «Динамо» капкачысын алмаштырды: бозга Иван Бочаров урынына Александр Ерёменко чыкты.

Хоккейчылар кызып китте, кәшәкә белән каты бәрүдән алка трибуналарга очты. Ул уен карап утырган бер ханымның нәкъ йөзенә эләкте. Бәхеткә, аңа тиз арада ярдәм күрсәтелде.

Унынчы минутта «Динамо» хоккейчысы Андрей Сергеев гол кертте (2:1). Берничә секунд үтүгә, «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков командасын тагын бер алкага алга чыгарды (3:1).

Икенче период. Дүртенче минутта алка «Ак Барс» капкасына керде, гол авторы — Иван Муранов (3:2). Шунда ук исәп тигезләшеп тә куйды, «Динамо» капитаны Вадим Шипачёв исәпне 3:3 итте. Ундүртенче минутта Мәскәү командасы сакчысы Дмитрий Миронов «Динамо»ны алга чыгарды (3:4). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Панюков исәпне тигезләштерә алды (4:4).

Уенчылар арасында төртешләр дә икенче периодта күп булды.

Өченче периодта голлар булмады. Хоккейчыларга өстәмә вакытта уйнарга туры килде. Овертаймның икенче минутында «Динамо» уенчысы Дмитрий Рашевский гол кертте (4:5).

«Алка эләккән җанатардан гафу үтенәсем килә», – дип башлады сүзен матчтан соң оештырылган матбугат конференциясендә «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк. Ул бөтен уен буе әлеге җанатар өчен борчылганын һәм, аңа ярдәм күрсәтелгәнен белгәч, бераз тынычланганын әйтте. Шулай ук аның үзен күреп, хәлен белү һәм гафу сорау теләген белдерде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Кэмпфер — Хенкель;
  • Уил — Воронков — Петров, Журавлёв — Юдин;
  • Тарасов — Сафонов — Панюков, Лямкин — Адамчук;
  • Лукоянов — Глухов — Дыняк (Квартальнов), Рукавишников.

«Динамо»

  • Бочаров (Ерёменко);
  • Галиев — Шипачёв — Рашевский, Миронов — Войнов;
  • Клинкхаммер — О’Делл — Петунин, Волков — Сергеев;
  • Тринеев — Фисенко — Игумнов, Педан — Зайцев;
  • Михайлов — Ефремов — Муранов (Кисаков), Новиков.

«Ак Барс» киләсе уенын да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда уздырачак. Казан хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын кабул итәчәк. Матч 22 октябрь 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100