news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның күчмә уеннарында Данис Зарипов катнашмый, турнирга өч яшь капкачы бара

Бүген, 19 октябрьдә, «Ак Барс» хоккейчылары «Сибирь» командасына каршы уйнаячак. 21 октябрьдә безнең хоккейчыларны — «Амур», ә 23 октябрьдә — «Барыс» командалары белән очрашу көтә.

«Ак Барс»ның күчмә уеннарында Данис Зарипов катнашмый, турнирга өч яшь капкачы бара
https://www.ak-bars.ru

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Казаннның «Ак Барс» хоккей командасы Новосибирск — Хабаровск — Нур-Солтан маршруты буенча юлга кузгалды. Команда составына 27 уенчы кергән. Алар арасында өч яшь капкачы — Артур Әхтәмов, Җәмил Гарипов һәм Әмир Мифтахов бар, Данис Зарипов бу уеннарда катнашмый. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Клубның тренерлык штабы күчмә уеннарга 9 сакчы алган. Уеннар вакытында бозга Николай Богатов, Даниил Журавлев, Никита Лямкин, Константин Лучевников, Александр Ляхов, Андрей Педан, Камиль Фазылзянов, Дмитрий Юдин һәм Альберт Яруллин чыгарыла.

«Ак Барс» составында юлга кузгалган 15 һөҗүмче арасында иң тәҗрибәле Данис Зарипов һәм Найджел Доус юк. Һөҗүмнәрдә Джастин Азеведо, Александр Бурмистров, Дмитрий Воронков, Артем Галимов, Станислав Галиев, Михаил Глухов, Стефан Да Коста, Никита Дыняк, Иван Емец, Савелий Кувардин, Патрис Кормье, Максим Марушев, Кирилл Петров, Виктор Тихонов, Илья Сафоновлар чыгышын күрүебез ихтимал. 

Бүген, 19 октябрьдә, «Ак Барс» Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына каршы уйный. 21 октябрьдә «Ак Барс» Хабаровскида «Амур» командасы белән очраша. 23  октябрьдә «Ак барс» Нур-Солтан шәһәре командасы «Барыс» белән очраша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100