"Нефтехимик" хоккейчылары "Локомотив" командасын отты

Түбән Кама хоккейчылары конференциядә 4 нче баскычка күтәрелде.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында “Локомотив” командасын отты.

Ярославльдә узган әлеге матч 2:1 (1:1, 0:0, 1:0) исәбе белән “Нефтехимик” файдасына төгәлләнде. Түбән Кама командасыннан алкаларны Павел Здунов (1 нче минут) һәм Александр Авцин (55 нче минут) кертсә, “Локомотив”тан уңышка Павел Коледов (8 нче минут) иреште.

Әлеге җиңүдән соң “Нефтехимик” Көнчыгыш конференциядә 4 нче баскычка күтәрелде.

22 октябрьдә “Нефтехимик” Түбән Камада “Автомобилист” командасын кабул итә.