news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда теннис буенча Россия чемпионаты ачылды

Ярышлар тамашачыларсыз була, Татарстан Теннис федерациясе сайтында туры трансляция карап була.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). 19-27-нче сентябрь көннәрендә Казанда теннис буенча Россия чемпионаты уза. Казан теннис академиясендә 25 шәһәрдән килгән спортчы көч сынаша. Алар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда, шулай ук катнаш парлы разрядта җиңү өчен көрәшә. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Чемпионатта Татарстанны Полина Кудерметова, Екатерина Яшина, Тимур Киямов, Илья Симакин, Виолетта Бородина, Дана Шакирова, Виктория Матасова, Анна Григорьева, Елизавета Коклина, Елизавета Дементьева, Ясминә Нигаметзянова, Амелия Тарасова, Владислав Гаврилов, Сергей Болотов, Арсений Хохлов, Елизавета Морозова һәм Вера Секерина тәкъдим итә.

Ярышлар тамашачыларсыз узачак. Теннис яратучылар һәм җанатарлары Татарстан Теннис федерациясе сайтында туры трансляцияне күзәтә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100