"Рубин" җиңүгә иреште

"Рубин" җиңүгә иреште

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). Казанның "Рубин" командасы ил чемпионатының 23 турында 4:2 исәбе белән Владикавказның "Алания" командасын җиңде. Командалар тарафыннан алты тупның бишесе икенче таймда кертелүен билгеләп үтәргә кирәк.

Матчта алтынчы минутта Скотти ачты, ул кунаклар капкасына беренче тупны керткән иде. Тамашачыларга чираттагы голны бер сәгать диярлек көтәргә туры килде. 54нче минутта Джамбулат Базаев статус-кво урнаштырды. Әмма 14 минуттан соң Домингес штрафнойдан туп кертеп, хуҗаларны яңадан алга чыгарды. Икенче тайм бетәргә 9 минут кала Мәскәү судьясы Ходырев хуҗалар капкасыннан бәхәсле пенальти билгеләп, матчны җанландырды. Базаев 11 метрдан гол кертеп, дубль урнаштырды. Әмма хуҗалар шулай да җиңүгә иреште. Башта "Алания" капкасына баш белән туп кертеп, Чижек аерылып торды. Ә уенда соңгы ноктаны штрафнойдан 4:2 исәбе белән Калисто куйды.