news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан-Яңа Гасыр” КХЛ кубогына лаек булды

Татарстан-Яңа Гасыр” узган хоккей сезонын иң яхшы яктырткан телекомпания дип табылды

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа Гасыр” узган хоккей сезонын иң яхшы яктырткан телекомпания дип табылды. Бу – узган атнада Мәскәүнең “Яңа Опера” театрында 2008/2009 елгы сезонны йомгаклау тантанасында мәгълүм булды. Анда хоккей уеннарын күрсәткән иң яхшы 3 телекомпаниягә махсус бүләкләр тапшырылды. “Татарстан-Яңа Гасыр” алтын кубоклы булды.

Җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, телеканал 22 майда узачак чемпионнарны хөрмәтләү бйрәменнән дә читтә калырга җыенмый. “Татарстан-Яңа Гасыр” “Ак Барс”ны хөрмәтләү тантанасын турыдан-туры трансляцияләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot