news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Әлмәт көрәшчесе лаек булды

Премиягә Муса Җәлил турниры финалында иң матур алым ясаган Рамил Синякаев ия булды.

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Әлмәт көрәшчесе лаек булды
Энҗе Габдуллина

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры финалында иң матур алым ясаган Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә лаек булды.

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ярышта Әлмәттән Рамил Синякаев Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә ия булды. Әлеге премия финал алышларында иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә.

Рамил Синякаев 80 кг үлчәү авырлыгында батыр калды. Ул финалда Чаллыдан Ренат Шәйхетдиновтан өстен чыкты. «Премия турында белми идем, бары үз эшемне генә эшләдем», — диде ул.

Ике ел элек вафат булган Ильяс Галимов үзе дә Әлмәт районы өчен көрәшә иде. Рамил Синякаев аның башкалар өчен үрнәк кеше булуын әйтте. «Ильяс абый һәрвакыт чиста алымнар белән көрәште. Ул һәммәбезгә дә үрнәк булырдай кеше иде. Мин дә бүген тырыштым, барып чыкты бугай», — дип сөйләде ул.

Танылган көрәшче Ильяс Галимов исемендәге премия Муса Җәлил турнирында икенче тапкыр бирелә. Узган ел аңа Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов лаек булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100