news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида милли көрәш федерациясе барлыкка килде

Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Ижевскида милли көрәш федерациясе барлыкка килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли көрәш федерациясе үз эшен Ижевск шәһәренең Азин урамында урнашкан Җәмигъ мәчете карамагындагы спорт залында алып барачак. Бүгенге көндә оешма рәсми яктан теркәлгән, тиешле кәгазьләр әзер. Әлегә кемнәр тренер буласы хәл ителә.

Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.

«Бүгенге көндә бу юнәлештә эш башлап җибәрү бик мөһим. Федерация булмагач, яшь буын республикабыз исеменнән Россия күләмендә уза торган милли көрәш бәйгеләрендә катнаша алмый. Оста көрәшчеләр үстерү өчен вакыт таләп ителә. Бүгенге көндә әзерлекле балалар юк, әмма башланган эш — беткән эш. Оештыручыларга изге сәгатьтә диясе генә кала», - диде федерациянең җитәкчесе Илнур Рамазанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100