news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова 31 мартта Казанда чыгыш ясаячак

18 яшьлек спортчыдан тыш, «Чемпионнар — бозда» дигән тамашада үсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Александра Трусова, Гран-при финалы җиңүчесе Алена Косторная һәм ике мәртәбә Россия чемпионы Анна Щербакова да катнашачак.

Алинә Заһитова 31 мартта Казанда чыгыш ясаячак
архив/Абдул Фархан

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 31 мартта Казанда узачак «Чемпионнар — бозда» дигән боз тамашасында катнашырга ниятли.

Әле күптән түгел генә спорт карьерасын вакытлыча туктатып торуы турында игълан иткән 18 яшьлек спортчыдан тыш, «Чемпионнар — бозда» дигән тамашада үсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Александра Трусова, Гран-при финалы җиңүчесе Алена Косторная һәм ике мәртәбә Россия чемпионы Анна Щербакова да катнашачак.

Бозга шулай ук Камилә Вәлиева, Элизабет Турсынбаева, Морис Квителашвили, Даниил Самсонов, Диана Дэвис, Глеб Смолкин һ.б. танылган фигуралы шуу осталары чыгачак.

Шоу «Татнефть Арена» Боз сараенда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot