news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» капкасына бер алка да керттермичә җиңде

Хәлиткеч бердәнбер алка өченче периодта керде.

«Ак Барс» капкасына бер алка да керттермичә җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылар «Сочи» командасын 1:0 исәбенә җиңде.

Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда сакчы Кристиан Хенкель Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» өчен 100нче уенын үткәрде.

Бүгенге матчта «Ак Барс» составында команданың баш тренеры Дмитрий Квартальновның 19 яшьлек улы Александр да бар иде.

«Сочи» капкасын танылган капкачы һәм Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьякның оныгы Максим Третьяк саклады. Ул бер алка керттерде, ә Тимур Билалов «Ак Барс» капкасын коры калдыра алды.

Беренче һәм икенче периодлар тиз темпта үтте, әмма голлар булмады.

Өченче периодның сигезенче минутында исәп «Ак Барс» файдасына ачылды. Пер Линдхольм егылып барган җиреннән Кирилл Петровка бас биреп өлгерде, ә ул алканы «Сочи» капкасына кертеп куйды. (1:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
  • Воронков — Сафонов — Зарипов, Юдин — Журавлёв;
  • Тарасов — Линдхольм — Петров (Квартальнов), Адамчук.

«Сочи»

  • Третьяк (Хелльберг);
  • Пилипенко — Шэн − Бакош, Камалов — Якс;
  • Лайпон − Ильин − Баканов, Валенцов — Рундблад;
  • Николаев — Глотов — Петьков, Мищенко — Балдаев;
  • Гәрәев − Якимов — Жабреев, Зоркин — Дьяков.

«Ак Барс» ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Подольск шәһәренең «Витязь» командасына каршы матч 20 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100