Әгерҗедә футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак

Уенда Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә командалары катнашачак.

(Әгерҗе, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗедә футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак. Ярышларда 3 команда катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

24 сентябрьдә «Локомотив» стадионында 12:00 сәгатьтә 2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә зона уены узачак.

Уенда Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә командалары катнашачак.