news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак

Бәйрәмнең төп үзенчәлеге — традиция буенча, 100-120 км араны узарга сәләтле татар токымлы атлар чабышы булачак.

Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак.

Бәйрәмнең төп үзенчәлеге — традиция буенча, 100-120 км араны узарга сәләтле татар токымлы атлар чабышы булачак.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Казан шәһәренең балалар ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, тимер кою буенча мастер-класс, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, кайнар ризык һәм концерт программасы оештырылачак.

Ат яратучыларны, ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне ярышларда катнашырга һәм үзләрен күрсәтергә чакырабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100