news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин»ның элекке ярымсакчысы Могилевец «Түбән Новгород» клубы белән контракт төзеде

Могилевец «Рубин» өчен 2014 елда, аннары 2018-2020 елларда уйнады.

«Рубин»ның элекке ярымсакчысы Могилевец «Түбән Новгород» клубы белән контракт төзеде
https://www.rubin-kazan.ru/

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). «Рубин»ның элеккеге ярымсакчысы Павел Могилевец «Түбән Новгород» футбол клубы белән контрактка кул куйды. Килешү срогы — 2 ел. Бу хакта Россия футбол лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган сезонда 28 яшьлек Могилевец «Химки» өчен чыгыш ясады, анда ул Казан «Рубин»ыннан күчте. Мәскәү өлкәсе клубы составында уенчы 13 матч үткәрде, 1 туп кертте һәм 2 тапкыр тапшырды.

Могилевец «Рубин» өчен 2014 елда, аннары 2018-2020 елларда уйнады. Казан клубы составында барлыгы 72 матч уздырды, 2 гол кертте. Өстәвенә, 2013/2014 еллар сезонында кертелгән ике туп та Ринат Билалетдинов җитәкчелегендәге командада 11нче матчны уйнаганда булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100