news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илнур Зәкәрин Кипрда бер көнлек велоузышта җиңү яулады

Татарстан спортчысы тау велоузышында уңышка иреште.

Илнур Зәкәрин Кипрда бер көнлек велоузышта җиңү яулады
https://minsport.tatarstan.ru

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Илнур Закарин Кипрда узган Cycling Challenge «0-2000» тау велоузышында җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Илнур 1 сәгать 35 минут һәм 7 секунд вакыт күрсәтте. Ярышларда Россия, Кипр, Болгария, Бөекбритания, Италия, Мексика, АКШ, Украина һәм Швециядән 150 узышчы катнашты.

Ярышларны карарга тамашачылар да килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot