news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Дөнья чемпионатында Казанның башка шәһәрләрдән аерымлыкларын әйтте

“ФИФА тарихында Дөнья чемпионатындагы беренче видеокабатлау Казанда булды”, - диде мэр.

Илсур Метшин Дөнья чемпионатында Казанның башка шәһәрләрдән аерымлыкларын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан мэры Илсур Метшин футбол буенча Дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәрләр арасында Казанның нәрсә белән аерылып торуын әйтте. Бу хакта ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә сөйләде.

“Без тарихка кердек инде. Франция-Австралия матчында, Уругвай арбитры карары белән, беренче тапкыр видеокабатлау булды. ФИФА тарихында Дөнья чемпионатындагы беренче видеокабатлау Казанда булып, кертелгән гол саналды. Шуңа күрә, без башка шәһәрләрдән аерылып торабыз. Моннан тыш, дүрт тонналы чәк-чәк тә безнең үзенчәлегебез”, - дип шәһәр мэры чәк-чәкнең Россия рекордлар китабына кертелгәнен искә төшерде.

  • 16 июньдә “Казан-Арена” стадионында Франция һәм Австралия командалары матчында видеокабатлау игълан ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot