news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылды

Турнирда ун үлчәү авырлыгында 371 көрәшче бил алышачак.

Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылды
Энҗе Габдуллина

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 59 нчы тапкыр уздырыла торган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир ачылды. Аны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе президиум җитәкчесе Марат Әхмәтов, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова катнашты. 

Марат Әхмәтов көрәшчеләрне һәм җанатарларны сәламләде. «Бу егетләребез милләтебезнең йөзе һәм көчен күрсәтә. Мин шикләнмим, сез матур көрәш күрсәтәчәксез», — диде Марат Әхмәтов.

18-19 март көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда ун үлчәү авырлыгында 371 көрәшче бил алышачак. Ярышның баш хөкемдары — Фәрит Шәйхетдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100