news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Алинә Заһитова катнашындагы боз тамашасы көзгә күчерелде

«Боз чемпионнары» 31 мартта «Татнефть Арена»да чыгыш ясарга тиеш иде.

Казанда Алинә Заһитова катнашындагы боз тамашасы көзгә күчерелде
архив

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча тренер Этери Тутберидзеның «Боз чемпионнары» дигән боз тамашасы Covid-19 коронавирусына бәйле хәл аркасында 2020 елның көзенә күчерелде. Бу хакта аренаның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Боз чемпионнары» шоуы 2020 елның көзенә күчерелә. Конкрет дата турында өстәмә хәбәр итәбез. Тамашачыларга 2020 елның 31 мартына сатып алынган билетларның гамәлдә булачагын җиткерүегезне сорыйбыз», — диелә хәбәрдә.

Тамашада Алинә Заһитова, Камилә Вәлиева һәм Алена Косторная һәм башка фигуралы шуу осталары катнашырга тиеш иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot