news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» КХЛдан коронавирус аркасында сезонны вакытыннан алда тәмамлауны сорады

Клуб гаризасында агымдагы сезон җиңүчене һәм Гагарин Кубогы иясен билгеләмичә калырга тиеш, дип искәртелә.

«Ак Барс» КХЛдан коронавирус аркасында сезонны вакытыннан алда тәмамлауны сорады
Владимир Васильев

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы КХЛдан Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, сезонны вакытыннан алда тәмамлауны һәм аны җиңүчесез калдыруны сорады. Бу хакта клуб сайтында хәбәр ителде.

«Анда „Барыс“ ХК, „Йокерит“ ХК катнашыннан башка плей-офф турниры оешкан очракта һәм әлеге турнирны командалар җанатарларыннан башка үткәргән вакытта, мондый турнир КХЛ чемпионатында җиңү кыйммәте рухының минималь дәрәҗәсенә кадәр төшүенә китерәчәк. „Ак Барс“ хоккей клубы КХЛда, Гагарин Кубогы иясен билгеләмичә, 2019-2020 еллар сезонын вакытыннан алда тәмамлау турындагы мәсьәләне оператив карау турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте», — диелә текстта.

Моннан тыш, гаризада клуб легионерлары гозеренә игътибар юнәлтелә. Анда: «Чит ил уенчылары һәм тренерлары үз гаиләләренә һәм якыннары янына Белоруссиягә, Латвиягә, Канадага, Швециягә һәм Финляндиягә әйләнеп кайту үтенече белән мөрәҗәгать итте, һәм безнең алар үтенечен кире кагарга мораль хокукыбыз юк», диелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot