news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Уфадан җиңелеп кайта, хәлиткеч алка уенның соңгы секундында керде

Данис Зарипов «Салават Юлаев» капкасына алка кертте.

«Ак Барс» Уфадан җиңелеп кайта, хәлиткеч алка уенның соңгы секундында керде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Уфада «Салават Юлаев» командасына каршы уенда җиңелде. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның дүртенче минутында исәп ачылды, алканы «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Вячеслав Солодухин кертте (1:0). Унынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Стефан Да Коста гол кертте (1:1).

Өченче период. Унөченче минутта «Салават Юлаев» уенчысы Филип Ларсен командасын бер алкага алга чыгарды (2:1). Унсигезенче минутта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов исәпне тигезләштерде (2:2).

Период ахырында «Ак Барс»ка азчылыкта калырга туры килде, хөкемдарлар Дмитрий Воронковның хәрәкәтен көндәшенең юлын ябып, аны егу дип бәяләде. ТНВ телеканалында хоккей уенын шәрехләүчеләр моның белән килешмәде, видеотрансляциядә «Салават Юлаев» уенчысы үзе таеп егылганы күренде. Казан командасының уен ахырында азчылыкта уйнавы хәлиткеч мизгел булды, Александр Кадейкинның соңгы секундта керткән голы Уфа командасына җиңү китерде (3:2).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Метсола (Тарасов);
  • Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
  • Плэтт — Кадейкин — Жарков, Науменков — Коледов;
  • Кугрышев — Хохряков — Әмиров, Алексеев — Бирюков;
  • Солодухин — Пименов — Башкиров (Гыйматов), Лисовец.

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Галимов — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
  • Галиев — Бурмистров — Зарипов, Педан — Хенкель;
  • Фисенко — Кормье — Воронков, Юдин — Лямкин;
  • Лукоянов — Сафонов — Глухов (Песонен), Лучевников.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Спартак» матчы 20 февраль көнне 19:30 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100