news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «Татарча матч»та җиңү яулады

«Ак Барс» — «Авангард» матчы исәбе — 5:3.

«Ак Барс» хоккейчылары «Татарча матч»та җиңү яулады
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Омск шәһәренең «Авангард» командасын кабул итте. Матч Казан хоккейчылары файдасына 5:3 исәбе белән төгәлләнде.

«Ак Барс» хоккей клубы әлеге уенны «Татарча матч» дип игълан итте. «Татнефть-Арена»да килгән тамашачылар өчен татар милләтенең үзенчәлекләрен күрсәтүче төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Хәтта кышкы Сабантуй форматындагы уеннар да булды. Аренаның тышкы ягында атлар да бар иде.

Матч вакытында татар көйләре яңгырады, алып баручылар да тәнәфесләр вакытында ике телдә сөйләште.

Ике команда капкачысы да Татарстан егете: «Авангард» капкасын Эмиль Гарипов саклады, «Ак Барс»ныкын Тимур Билалов. Казан хоккей мәктәбе шәкерте Эмиль Гарипов өчен бу «Ак Барс»ка каршы икенче уены булды.

Матч «КАМАЗ-Мастер» командасының пилоты Андрей Каргиновның алканы символик рәвештә ыргытуы белән башланды.

Беренче период. Икенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Эмиль Галимов исәпне ачып җибәрде (1:0). Периодның соңгы минутында Станислав Галиев «Авангард» капкасына тагын бер алка кертте (2:0).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» ике кешелек өстенлек белән уйнаганда, Джастин Азеведо гол кертте (3:0). Тугызынчы минутта Дмитрий Воронков исәпне 4:0 итте. Унөченче минутта Михаил Фисенко Эмиль Гарипов капкасына бишенче алканы кертте (5:0).

Бер минут үтүгә, 2018нче елны хәлиткеч алкасы белән «Ак Барс»ка Гагарин Кубогын җиңәргә ярдәм иткән Роб Клинкхаммер «Авангард» өчен гол кертте (5:1). Уналтынчы минутта «Авангард» сакчысы Егор Мартынов командасының артка калышуын киметте (5:2).

Период ахырында, Данис Зарипов үзе генә капкага таба йөгергән вакытта, аның аягын чалдылар, моның өчен Зариповка буллит бәрү мөмкинлеге бирелде. Буллит бәрүдә алка кермәде. Уен ахырына алты секунд кала, Павел Дедунов гол кертте (5:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Рукавишников — Лямкин;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Фрэттин — А. Галимов — Дыняк (Фисенко), Фазылҗанов.

«Авангард»:

Гарипов (Бобков);

Клинкхаммер — Макмиллан — Пьянов, Бондарев — Покка;

Шумаков — Семёнов — Кошелев, Емелин — Франсон;

Широков — Зернов — Бек, Мартынов — Войнов;

Грачёв — Стась — Дедунов.

20 февраль көнне «Ак Барс» Мәскәүдә «Спартак» командасы белән көч сынашачак. Матч 19:30 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100