news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова тренировкаларны башлавын хәбәр итте

Ул Инстаграмда өч лутц — өчле риттбергер каскадын башкарган тренировкадан видео урнаштырган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Татьяна Навканың боз тамашасында чыгышларыннан соң тренировкаларны башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Ул Инстаграмда өч лутц — өчле риттбергер каскадын башкарган тренировкадан видео урнаштырган. Спортчы бу элементларны еш кына үз программаларында куллана.

Декабрьдә Алинә Заһитова карьерасын туктатып торуын, узган сезонның калган турнирларында катнашмавын игълан иткән иде. Әмма, аның сүзләренчә, ул зур спорттан китми, тренировкаларга йөриячәк һәм шоуда чыгыш ясаячак.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Заһитова «Спящая красавица: легенда двух королевств» боз тамашасында катнашты.

Олимпия чемпионы соңгы тапкыр Гран-при финалы турнирында катнашты. Анда ул соңгы, алтынчы урынны алды.


news_right_1
news_right_2
news_bot